+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 апрель 2020, 09:20

Һәр укучым — ачыш!

Кушнаренко гимназиясе укытучысы Ирина Гыйззәтуллина дистанцион укытуга карата фикерләре белән бүлешә.

Кушнаренко гимназиясе укытучысы Ирина Гыйззәтуллина дистанцион укытуга карата фикерләре белән бүлешә.

Киләчәк мәктәбе турында без еш кына фантастик хикәяләрдә укый идек, киләчәк мәктәбендә укыту нинди булырга тиешлеге турында иншалар яздык: укучылар өйдән чыкмыйча гына виртуаль белем ала, ил һәм континентлар буйлап сәяхәт итә, тарихи вакыйгалар белән таныша. Һәм менә бүген ул көн килеп битте.

Әле ике атна вакыт кына узды. Күнегү чоры күрсәтүенчә, без, укытучылар да, яраткан укучыларыбыз да, нигездә, мондый укытуга әзер. Заманча балалар мәгълүмати технологияләрне куллануны туганда ук белеп туа кебек. Безгә, укытучыларга, язгы каникуллар дәвамында яңа шартларда дәресләр үткәрү методикасын үзләштерергә туры килде: Интернет күптән инде укытучыларның да, укучыларның да алыштыргысыз ярдәмчесенә әйләнде.

Һәр заманча гаиләдә кесә телефоны бар, барысының да диярлек ноутбук, яки стационар компьютеры бар, балалар “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемнәрдә актив кулланучылар булып тора. Башта 2006 елда бу социаль челтәр "Студентлар.ру” исеме белән ачылган иде. Аның исеме үк үзенең беренчел максатын күрсәтеп тора — укыту мәгълүматы белән уртаклашу.

Заманча белем бирүнең максаты — социаль кыйммәтле эшчәнлеккә кертү өчен аңа һәм җәмгыятькә кирәк булган шәхес үзенчәлекләрен үстерү. Бүген укучыларның дистанцион рәвештә белем алу ысуллары аларга киләчәктә заманча тормышта җайлашырга ярдәм итәчәк. Леонардо да Винчи: “Нәрсәгә өйрәнергә кирәген, бөтен җирдә табасың”, — дип әйткән булган. Мин 32 ел мәктәптә эшлим, муниципаль, республика, Русия конкурсларында җиңүче һәм лауреат булдым, аспирантура тәмамладым, әмма минем өчен һәр укучым, һәр сыйныф уникаль ачыш булып тора.

Безнең балалар гаҗәпләндерә: алар яңа шартларда бик теләп укый. Кейслардагы биремнәрне аңлап бетермәсәләр, борчылалар һәм төркемнәр булдыралар, аларның эшләре дәрес башында башлана һәм кыңгырау белән тәмамлана. Алар сораулар бирергә куркып тормый, ә биремне төшенгән сыйныфташлары укытучыдан алда аны аңлатырга тырыша. Хәзер инде “Укытучы-укучы” гына түгел, ә “укучы-укучы” системасы да эшли.

Урыс теле дәресләрендә индивидуаль эш “ЯКласс”, “Решу ОГЭ”, “Решу ЕГЭ”, “Решу ВПР" электрон белем бирү ресурслары аша башкарыла. Әдәбият дәресләре — ул ачышлар, эмоцияләр дәресләре, шуңа күрә әсәрнең эчтәлеген аңлауның беренчел этабы бик мөһим. Хикәяләрнең планнарын төзү, лексик эш урта звенода өй биреме сыйфатында бирелә, өлкән сыйныфларда иҗади характердагы зур булмаган эшләр тәкъдим ителә.

Әлбәттә, СанПиН таләпләре турында да онытырга ярамый: 5нчеләрдә онлайн-дәресләр — 15 минут, 6-7нчеләрдә — 20 минут, 8-9нчыларда — 25 минут, 10-11нче сыйныфларда 30 минут дәвамында узарга тиеш.
Дәресне укучылар үзләренең эшен мөстәкыйль төгәлли алсын өчен алдан ук уйларга, ә өй эшен мәктәп укучылары киләсе дәресне түземсезлек һәм шатлык белән көтеп алсын өчен, биремне тишенчә генә бирергә кирәк.

Шигырьләрне өй эшләреннән аерылмыйча гына әти-әниләр дә тыңлый ала (балаларга да, укытучыларга да актив ярдәмчеләр булган өчен әти-әниләргә зур рәхмәт!), шулай да укытучы, беренчесе бик уңышлы булмаса, кабат омтылышны хәл итүче бәяләү буенча дөрес киңәшләр төзергә тиеш. Укуның беренче атнасы вакытында бары тик уңай билгеләр генә куярга тәкъдим ителде, әмма алар шундый иде дә. Безнең укучылар искиткеч, кабатланмас һәм, иң мөһиме - аларга уку ошый!

Ирина Гыйззәтуллина,
Кушнаренко гимназиясенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы.


Фото: inkrasnogorsk.ru
Читайте нас