IX Европа кызлар математика олимпиадасы (EGMO-2020) быел онлайн-форматта узды.
IX Европа кызлар математика олимпиадасы (EGMO-2020) тәмамланды. Яшь русиялеләр, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады.
Казанның 131нче лицееннан 10нчы сыйныф укучысы Розалина Миргалимова, Мәскәүнең 1543нче мәктәбен тәмамлаучы Елизавета Неустроева һәм Санкт-Петербургның 239нчы Президент физика-математика лицееннан 9нчы сыйныф укучысы Таисия Коротченко алтын медальләргә лаек булды. Көмеш медальне безнең иң яшь катнашучы — Казанның 131 нче лицееның 8нче сыйныф укучысы Ралина Йосыпова алды.
Олимпиада 2020 елның 15 апреленнән 21 апреленә кадәр Нидерландта, Төньяк диңгез ярында узарга тиеш иде, ләкин коронавирус эпидемиясе аркасында онлайн-форматта узды. Дөньяның 52 иленнән килгән 204 катнашучы мәсьәләләр чишүдә көч сынашты.
Ярыш ике турда узды. Барысы алты мәсьәлә чишәргә кирәк иде. Кызлар биремнәрне өйләрендә үтәде.