Үзгәрешләр коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелде.
Быел төп дәүләт имтиханнары укучылар үзләре укый торган мәктәпләр базасында оештырылачак. Бу хакта Мәгариф министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Мондый карар илдәге санитар-эпидемиологик хәлдән чыгып кабул ителгән.
"Әлеге үзгәрешләр 9нчы сыйныфларның имтиханнары өчен каралган һәм әлеге вакытта БДИ үткәрү тәртибенә кагылмый", — дип белдерә матбугат хезмәте.
Ведомствода, шулай ук, агымдагы елда БДИны 8 июньнән 31 июльгә кадәр үткәрү планлаштырыла, дип белдерәләр.