+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 апрель 2020, 11:10

Агач астында укыган...

Дистанцион укыту могҗизалар тудыра.

Дистанцион укыту могҗизалар тудыра.

Республиканың кайбер районнарында яшәүче безнең укучылар, алар яшәгән урында Интернет тотмау сәбәпле, дистанцион белемне юлга чыгып алулары турында язган идек инде. Ә менә Италиядәге үсмер дистанцион уку өчен көн саен 1,5 чакрым ара үтәргә мәҗбүр булган.

Скансано шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек Джулио Джованни, башка мәктәп укучыларыннан аермалы буларак, өйдә шөгыльләнә алмый, чөнки соңгы айларда аның стационар телефоны эшләмәгән һәм кесә телефонында элемтә булмаган.

Уку көннәрендә әнисе улын Интернетка тоташырга мөмкин булган якындагы урынга — басудагы биеклектә үсеп утырган агач төбенә йөрткән. Дәресләр өчен малай үзе белән җыелмалы өстәл, урындык, дәфтәрләрен, дәреслекләрен һәм планшетын алган. Әнисенең кесә телефоны аша онлайн-дәресләргә кушылган.

Джулио турында матбугат чаралары язып чыккач та урындагы интернет-провайдер малайның өендә Интернеттан файдалану мөмкинлеген җайга салган.

Фото: ntdtv.ru
Читайте нас