+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 апрель 2020, 09:00

Күгәрчен кызлары аш-суга бик оста!

Морак мәктәбендә дистанцион технология дәресләре нәтиҗәле һәм кызыклы үтә.

Морак мәктәбендә дистанцион технология дәресләре нәтиҗәле һәм кызыклы үтә.

Онлайн-дәресләрдә укучыларның иң яратканы — кулинария бүлеге. Кызлар тәмле һәм сәламәт ризык әзерләү технологиясен, шулай ук милли ризыклар әзерләү серләренә өйрәнә. Гамәли дәресләрдә төрле ризыклар әзерләп күрсәтәләр һәм үз шедеврларын дегустациялиләр.

Ял көннәрендә 6нчы сыйныф укучылары үзләренең якыннарын кулинария казанышлары белән сөендергән.
Иң кызыгы шунда: дистанцион укыту вакытында Морак мәктәбе укучылары “Өйдә утырабыз. Тәмле һәм файдалы ризык әзерлибез" дигән флешмоб оештыра. Анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Моның өчен укучылар үзләре әзерләгән ризыкларның фото яисә видеосын сыйныф җитәкчесенә җибәрә.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас