Бу очрак буенча җинаять эше ачылган.
Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча идарәсе дистанцион дәресләр вакытында укучыларга порнографик материаллар күрсәтүгә бәйле рәвештә җинаять эше кузгаткан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу хәл 13 апрель көнне, физкультура һәм урыс теле онлайн-дәресләре вакытында булган. Билгесез кеше, конференцияләргә кушылып, балаларга “өлкәннәр өчен фильмнар” күрсәткән. Дәресләр үткәрү өчен Zoom платформасы кулланылган булган.
Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, сүз 95нче санлы мәктәп турында бара. Бу хәлдән соң мәктәп директорына 10 мең сум күләмендә штраф салынган.