Укыту форматы нинди төрдә булачагына да ачыклык керттеләр.
Яңа уку елы Русия вузларында 1 сентябрьдә башланачак. Укыту форматы коронавирус белән бәйле рәвештә сайланачак. Бу хакта Русия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр итте.
"Уку елын 1 сентябрьдә башлыйбыз, укыту форматын агымдагы хәлгә карап сайлыйбыз", — дип белдерде Фальков брифингта.
Билгеле булуынча, министр Русия югары уку йортларында 16 марттан коронавирус таралуны профилактикалау өчен студентларны дистанцион укытуга күчүне оештырырга тәкъдим иткән иде.