Укытучы атказанган мәгариф хезмәткәре исемен дә йөрткән.
Байкал аръягы краеның Дульдурга районында бер хатын 20 ел дәвамында, югары белем турындагы ялган дипломнан файдаланып, укытучы булып эшләгән. Бу хакта край прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2001 елда ул Чита университетларының берсен тәмамлау турында ялган документ алган. Мәктәптә төрле вазыйфалар башкара — гади укытучыдан алып директор урынбасарына кадәр күтәрелә.
Алай гына да түгел, "укытучы" Байкал аръягы краеның атказанган мәгариф хезмәткәре исеменә лаек булган.
Җинаятьне Федераль хәвефсезлек хезмәтенең төбәк идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган. Дипломда күрсәтелгән вузның архив материаллары буенча хатынның анда укымавы расланган.
Педагогка закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.