+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 апрель 2020, 11:15

Чыгарылыш сыйныф укучыларына планшетлар биреләчәк!

Бүгенге киңәшмәдә Радий Хәбиров мохтаҗлык кичерүче укучыларга планшетлар сатып алырга тәкъдим итте.

Бүгенге киңәшмәдә Радий Хәбиров мохтаҗлык кичерүче укучыларга планшетлар сатып алырга тәкъдим итте.

Беренче чиратта, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен. Мәктәп укучылары өчен планшетлар сатып алуга акча республикага Русия Юристлар ассоциациясе тарафыннан хәйрия ярдәме сыйфатында юнәлтелгән 3 миллион сумнан бүленәчәк.

— Безгә Русия юристлары ассоциациясе хәйрия ярдәме рәвешендә 3 миллион сум күчерде. Минемчә, шундый ихтыяҗ булса, бу акчаны планшетлар сатып алуга юнәлтергә мөмкин. Алыгыз. Бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары булган гаиләләргә планшетлар нык кирәк. Ләкин мин моны бик тиз эшләвегезне үтенер идем. Без бу эшне системалы рәвештә алып бармадык. Моның белән партия, ниндидер волонтерлык оешмалары шөгыльләнгәнен беләм. Әйдәгез, бераз акча юнәлтеп, чыгарылыш имтиханнарын тапшыручыларга ярдәм итик, — дип тәкъдим итте Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта, мәгариф министры Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада дистанцион уку белән укучыларның 100 проценты колачланган.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас