Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
30 апрельдә республикада мәктәп экологик онлайн-диктанты узачак. Аны республика Мәгариф һәм фән министрлыгы Урыс география җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе белән берлектә оештыра.
Бәйгедә 5-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.
Диктант 13.00- 15.00 сәгатьтә bashdict.ru сайтында узачак. Укучыларга экологик тематиканың 30 соравына җавап бирергә туры киләчәк.
Катнашучылар сертификатлар алачак, ә 100 балл җыючыларны Урыс география җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсеннән бүләкләр көтә.
Диктант җиңүчеләре турында мәгълүмат оештыручылар сайтларында урнаштырылачак.