+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 апрель 2020, 08:05

Хәлең авыр булса, шалтырат!

Укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен кайнар линия ачылды.

Укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен кайнар линия ачылды.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы аркасында стресс кичергән балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен бушлай психологик кайнар линия эшли башлады. Аны Андрей Мельниченко хәйрия фонды ачты.
Фондта билгеләп үтүләренчә, үз-үзеңне изоляцияләү һәм карантин чаралары аркасында үсмерләрнең гаиләдә һәм үзләре белән конфликтлар килеп чыгарга мөмкин. Әгәр дә балага өйдә тору һәм уку, әти-әниләре белән аралашу бик авыр булса, психологлар ярдәм итәргә әзер. Кайнар линиягә өлкәннәр дә шалтырата ала.
Дүшәмбе-чәршәмбе Мәскәү вакыты белән 8-12 сәгатьтә 8-913-223-42-82 телефонына Сигарева Наталья Валентиновна җавап бирәчәк.
Дүшәмбе-чәршәмбе - Мәскәү вакыты белән 12-16 сәгатьтә, пәнҗешәмбе-җомга 8-17 сәгатьтә 8-960-966-21-98 телефонына Чуйко Дарья Васильевна җавап бирәчәк.

Фото: dgb8.ru
Читайте нас