+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 апрель 2020, 07:45

Онлайн-консультацияләр оештырыла

Башкортстанда 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларына ярдәм итү максатыннан edu.bashkortostan.ru порталында БДИ һәм төп дәүләт имтиханы эшләрен тикшерү буенча онлайн-консультацияләр үтә.

Башкортстанда 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларына ярдәм итү максатыннан edu.bashkortostan.ru порталында БДИ һәм төп дәүләт имтиханы эшләрен тикшерү буенча онлайн-консультацияләр үтә.

11 апрельдән һәр атнаның шимбәсендә БДИга әзерлек буенча — барлык фәннәрдән, төп дәүләт имтиханына әзерлек буенча “Математика” һәм “Урыс теле” фәннәреннән онлайн-консультацияләр үткәрелә.
Консультацияләрне Республика фән комиссияләре экспертлары үткәрә. Аларның графигы һәм тематикасы белән Башкортстанның Электрон белем бирү рәсми порталында, Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында яисә ведомствоның “ВКонтакте” битендә танышырга була.
Шулай ук edu.bashkortostan.ru порталында дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча “Урыс теле”, “Информатика һәм ИКТ”, “Химия”, “Математика”, “Физика”, “Биология” фәннәреннән видеороликлар табарга мөмкин. БДИга һәм төп дәүләт имтиханына әзерлек барышында укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр сораулар белән түбәндәге адреслар буенча электрон почтага мөрәҗәгать итә ала. БДИ буенча — gia11@rcoi02.ru, төп дәүләт имтиханы буенча — gia9@rcoi02.ru
Читайте нас