4-8нче сыйныф укучылары өчен Бөтенрусия тикшерү эшләрен үткәрү агымдагы елның көзенә күчерелгән, алар сентябрь-октябрь айларында узар дип планлаштырыла.
Быел Бөтенрусия тикшерү эшләрен үткәрүдә 4-8нче һәм 10-11нче сыйныфларда укучы 6 миллионнан артык укучы катнашырга тиеш булган. 10-11нче сыйныфларда тикшерү эшләре, мәктәпләр дистанцион укыту режимына күчкәнче үк, март аенда узды.
4-8нче сыйныф укучылары өчен тикшерү эшләре агымдагы уку елы тәмамланганчы үткәрелмәячәк. Көз көне аларны яңа уку елы башында, 5-9нчы сыйныфларга күчкән укучылар язачак.