Башкортстанда пандемия шартларында онлайн укый алсын өчен мохтаҗ укучыларны компьютер белән тәэмин итәчәкләр. “Бердәм Русия” партиясе Русия Хөкүмәте белән берлектә “Өйдә укырга ярдәм ит” программасын булдырды.
Әлеге проект Интернет челтәренә тоташтыру, аз керемле гаиләләрдән булган мәктәп укучыларына кирәкле электрон җайланмалар алу өчен ашыгыч һәм максатлы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
Төп максат — республиканың һәр укучысын кыска вакыт эчендә сыйфатлы дистанцион укытуны тәэмин итү. “Бердәм Русия” партиясе эшкуарлар, битараф булмаган гражданнар ярдәме белән мәктәп балалары яшәгән аз керемле гаиләләр өчен кирәкле электрон җайланмаларны сатып ала. Чара башланган көнне “Бердәм Русия”нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 35 компьютер китергәннәр. Беренчеләрдән булып “Башкортостан” нәшрият йорты, “Башинформ” агентлыгы, БСТ каналы һәм М. Акмулла исемендәге БДПУ ярдәм кулы сузды.
— Акциягә үзләренә кирәкмәгән, әмма төзек компьютеры, ноутбугы, планшеты, роутеры булган барлык кешеләр, оешмалар да кушыла ала. Әйдәгез, укучыларга дистанцион укуны уңайлы шартларда уздырырга ярдәм итик, — ди партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, техниканы беренче чиратта күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары алачак.
— Түләүсез техникага мохтаҗлар исемлеген район һәм шәһәр мәгариф идарәләре формалаштыра, җыелган техника да шунда озатылачак, — диде партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова.