+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 апрель 2020, 08:15

Балаларга —ташламалы интернет

Республика педагоглары һәм укучылар өчен мәгариф ресурсларына керү дә бушлай булачак.

Республика педагоглары һәм укучылар өчен мәгариф ресурсларына керү дә бушлай булачак.

Әйдәп баручы кәрәзле элемтә операторлары республика укытучылары һәм мәктәп укучылары өчен ташламалы интернет-тарифлар әзерли.
Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, балалар һәм педагоглар лимитсыз Интернеттан файдалана алачак.

— Моннан тыш, без куллана торган барлык санлы белем бирү ресурсларын кәрәзле элемтә операторлары тарификациядән төшереп калдырды, алар бушлай биреләчәк, — ди министр.

Хаҗин сүзләренә караганда, Башкортстанда мәктәп укучыларын онлайн-дәресләр белән колачлау узган атна ахырына 83,4 процентка кадәр арткан, ә мондый дәресләрнең гомум саны 54 меңнән артып киткән. Калган укучылар биремнәрне кәгазь яки Интернет кейслар аша ала һәм тапшыра.

Фото:activityedu.ru
Читайте нас