Башкортстанның Мәскәүдәге һәм Санкт-Петербургтагы студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе үзләренең мәгърифәтчелек юлын дәвам итә, шул сәбәпле "Мәскәү вузларында туры эфирлар" дигән яңа белем бирү проектын эшләтеп җибәрә.
Укырга керергә әзерләнгәндә абитуриентларны еш кына: "Бу нинди университет? Анда укырга керү җиңелме? Анда яшәү шартлары нинди? Мин анда укый алырмынмы?" кебек сораулар борчый.
Без серне чишәбез: безнең активистлар башкала вузында укуның ничегрәк икәнлеге, нинди таләпләр куелуы белән уртаклашачак.
Сезгә туры эфирлар графиклары белән танышырга тәкъдим итәбез. Бу исемлектә:
- РФ Президенты каршындагы РАНХиГС
-Н. Э. Бауман исмендәге МГТУ
- Г. В. Плеханов исемендәге РЭУ
- И. М. Губкин исемендәге нефть һәм газ университеты (РГУ) һәм башкалар.
График кысаларында сезнең белән Инстаграмда 19.00 сәгатьтә очрашачакбыз.
https//instagram.com/bashstudents
https//vk.com/bashstudents