+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 апрель 2020, 09:35

Карантин шартларында эшләүчеләр түләүләр алачак

Тиешле указга төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Тиешле указга төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карантин шартларында ике атна эшләгән социаль хезмәткәрләргә һәм педагогларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләү турындагы указга кул куйды.
- 11 апрельдән — Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы карамагындагы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә;
- 20 апрельдән — Мәгариф министрлыгы карамагындагы балалар тәүлек буе була торган дәүләт учреждениеләрендә;
- 21 апрельдән — Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Республика махсуслаштырылган балалар йортында.
Социаль, мәгариф, медицина хезмәтләре күрсәтүче административ-идарә персоналы һәм хезмәткәрләр — 15 мең сум, хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудыручы хезмәткәрләр 5 мең сум акча алачак.
Әгәр дә социаль учреждениедә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның расланган очраклары булса, барлык хезмәткәрләргә 25 мең сум акча түләнәчәк.

Фото: god2019.net
Читайте нас