+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Май 2020, 08:40

Яшь укытучылар грант алачак

Быел грант алучыларның саны да, акчаның күләме дә артты.

Быел грант алучыларның саны да, акчаның күләме дә артты.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елда грантлар бирүгә конкурс игълан итә. Быелдан грантлар саны 150гә кадәр арттырылды, грант күләме 690 мең сум тәшкил итәчәк.

Конкурста 35 яшькә кадәр, педагогик стажы ике елдан да ким булмаган авыл укытучылары катнаша ала. Педагогларның укыту йөкләнеше бер тариф ставкасыннан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта авылдагы халык саны 10 мең кешедән артмаска тиеш.

Гомуми белем бирү оешмаларында административ яки оештыру функцияләрен генә гамәлгә ашыручы хезмәткәрләр конкурста катнашу хокукына ия түгел. Конкурста элек әлеге грантны алган укытучылар кабат катнаша алмый.

Конкурс материаллары grant.teacher.rb@mail.ru электрон почта адресына яки түбәндәге адрес буенча: Уфа шәһәре, Театр урамы, 5/2 йорт, 309 кабинет, 1 майдан 1 июньгә кадәр кабул ителәчәк.

Фото: rb7.ru
Читайте нас