+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 Май 2020, 07:45

Хәзер ата-аналар җыелышлары онлайн үтәчәк

Бу хакта Русия мәгариф министры үзе белдерде.

Бу хакта Русия мәгариф министры үзе белдерде.

Мәктәптәге ата-аналар җыелышларын онлайн-режимга күчерергә мөмкиннәр. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов “Россия 24” телеканалының “Диалог” программасында белдерде. Шулай ук, авыру укучылар белән дәресләрне онлайн-режимда үткәрү дә күз уңында тотыла.

Министр сүзләренә караганда, дистанцион укытуны оештыру ысуллары коронавирус пандемиясе тәмамланганнан соң да кулланылачак. Ул билгеләвенчә, ведомство традицион уку процессына яңа технологияләр кертү максатында тупланган тәҗрибәне анализлый.

Кравцов, шулай ук, мәктәп педагоглары өчен онлайн-форматта квалификация күтәрү курслары оештырырга тәкъдим итте.

Фото: mosday.ru
Читайте нас