Бу чыннан да шулай булачакмы?
“Глобаль университетлар” ассоциациясе БДИ үткәрү вакытын июль азагына-август башына күчерү яклы һәм имтиханнарны югары уку йортларына укырга керергә җыенган мәктәп тәмамлаучылар өчен генә үткәрергә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС оешманың матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Русия югары уку йортлары ассоциациясендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатларны мәктәптәге билгеләр нигезендә, БДИ нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча, бирергә кирәк, дип саныйлар. Моннан тыш, югары уку йортларына кабул итүне 15 августтан 1 сентябрьгә кадәр дистанцион режимда үткәрергә тәкъдим ителә. Ассоциация түләүле урыннарга кабул итүне 1 октябрьгә кадәр үткәрергә кирәк дип исәпли.