+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 Май 2020, 07:05

Мәктәп укучылары өчен чикләүләр кала

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз-үзеңне изоляцияләү режимын йомшарту турындагы указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз-үзеңне изоляцияләү режимын йомшарту турындагы указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз-үзеңне изоляцияләү режимын йомшарту һәм битлек режимын көчәйтү турындагы указга кул куйды. 12 майдан кайбер тыюлар бетерелә, әмма мәктәп укучылары өчен чикләүләр кала.
Укучылар өчен урамда йөрү тыелган сәгатьләр билгеләнә — бу кичке 20:00дән киләсе көннең 14:00гә кадәр вакыт. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәгәндә, ирекле йөрү өчен парклар, скверлар ачыла. Кинотеатрлар, бассейннар, фитнес-клублар, музейлар элеккечә үк ябык булачак.
— Зарарлану ихтималы аеруча зур булган урыннарда тагын да катгыйрак кагыйдәләрне саклауга басым ясыйбыз. Бу кешеләр күпләп җыелган урыннар — җәмәгать транспорты, кибетләр, rүпфункцияле үзәкләр, банк учреждениеләре, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: rop73.ru
Читайте нас