+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 Май 2020, 09:00

“Соңгы кыңгырау” яңгыраячак!

Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмне гадәти булмаган форматта уздырачак.

Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмне гадәти булмаган форматта уздырачак.

Башкортстанда 11нче сыйныф укучылары 29 май көнне “Соңгы кыңгырау” тавышын ишетәчәк. Әмма быел чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмне гадәти булмаган форматта билгеләп үтәчәк. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин сөйләвенчә, федераль министрлык рекомендацияләре буенча, “Соңгы кыңгырау” мәктәптә яңгырамаячак.
— Бәйрәм дистанцион рәвештә узачак, ягъни укучылар, укытучылар, мәктәптә яки нинди дә булса кафеда очрашмаячак. Муниципалитетларга онлайн-флешмоблар һәм башка дистанцион чаралар үткәрү тәкъдиме белән хатлар җибәрелде, — дип ассызыклый министрлык вәкиле.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау”ның дистанцион форматы 9нчы һәм 4нче сыйныф укучыларына һәм балалар бакчаларын тәмамлаучыларга да кагыла, дип билгели. Илдар Мәүлетбирдин аңлатуынча, төркемнәр белән җыелып, табигатькә чыгарга ярамый.
Билгеле булуынча, чыгарылыш кичәләре буенча карар әлегә кабул ителмәгән. Мәгариф һәм фән министрлыгына бу мәсьәлә фикер алышуга чыгарылган.

Фото: ufatime.ru
Читайте нас