“Роспотребнадзор” мәгариф учреждениеләре эшен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән.
"COVID-19" таралу куркынычын булдырмау өчен “Роспотребнадзор” мәгариф учреждениеләре эшен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Документ ике өлештзн тора: гомум положение һәм имтиханнар һәм йомгаклау аттестациясе үткәрү өчен киңәшләрдән. Шулай ук, документта мәктәпләр ачылганнан соң һәр сыйныфның үз бүлмәсен булдыру һәм гомум тәнәфесләрне бетерү турында сүз бара.
"Тәнәфесләр вакытында һәм саф һава суларга чыкканда төрле сыйныфлардан (төркемнәрдән) укучылар һәм тәрбияләнүчеләрнең аралашуын булдырмаска", — диелә анда.
Шулай биналарны дезинфекцияләү дә таләп ителә. Мәгариф учреждениесе ачылыр алдыннан “Роспотребнадзор” дезинфекция ясап, генераль җыештыру эшләрен үткәрергә куша. Мәктәптә укучылар һәм хезмәткәрләр өчен һәрчак сабын, бәдрәф кәгазе булуы, бинага кергәндә антисептиклы дозатор урнаштыру мотлак.
Элегрәк уку эшчәнлеген оештыру буенча тәкъдимнәр белән Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгыш ясады. Аерым алганда, ведомство мәктәпләрдә укучылар һәм педагоглар арасында 1,5 метрдан да ким булмаган дистанцияне үтәргә чакырды.