Студентлар федераль иҗтимагый күзәтүчеләре булырга әзерләнә.
Бүген Башкортстаннан 100 студент Бердәм дәүләт имтиханы федераль инспекторы сертификатын алу өчен дистанцион уку үтә. Аннан соң аларга йомгаклау аттестациясен тапшырырга кирәк булачак.
Федераль иҗтимагый күзәтүчеләрнең төп бурычы — БДИ үткәрү тәртибен контрольдә тоту һәм катнашучылар, оештыручылар ягыннан хокук бозуларны булдырмау.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күзәтүчеләр имтихан вакытында катнашучыларга комачауларга тиеш түгел, алар бары тик үткәрү барышын күзәтеп, барлык җитешсезлекләр турында хәбәр итә ала.
Күзәтүчеләрне туплау ел саен гыйнвардан башлап үткәрелә. 18 яшькә җиткән һәм укуларын, йомгаклау тестын һәм аккредитациясен уңышлы узган һәр русияле волонтер була ала. Былтыр федераль иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында Русиянең барлык төбәкләрендә 315 белем бирү оешмасыннан 7500 студент катнашты.