+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Май 2020, 07:30

Балаларга — ташламалы интернет

Әйдәп баручы кәрәзле элемтә операторлары республика укытучылары һәм мәктәп укучылары өчен ташламалы интернет-тарифлар әзерли.

Әйдәп баручы кәрәзле элемтә операторлары республика укытучылары һәм мәктәп укучылары өчен ташламалы интернет-тарифлар әзерли.

Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, балалар һәм педагоглар лимитсыз Интернеттан файдалана алачак.
— Моннан тыш, без куллана торган барлык санлы белем бирү ресурсларын кәрәзле элемтә операторлары тарификациядән төшереп калдырды, алар бушлай биреләчәк, — диде министр.
Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, Башкортстанда мәктәп укучыларын онлайн-дәресләр белән колачлау 83,4 процентка кадәр арткан, ә мондый дәресләрнең гомуми саны 54 меңнән артып киткән. Калган укучылар биремнәрне кәгазь яки Интернет кейслар аша ала һәм тапшыра.
Читайте нас