БДИның яңа расписаниесе билгеле булды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт быел БДИның төп чорының яңа расписаниесе проектын бастырды. Быел имтиханнар 29 июньдә башланачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
29 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары география, әдәбият, информатика һәм ИКТ фәннәре буенча БДИ тапшыра. Укучыларны 2 һәм 3 июльдә урыс теле буенча сынау көтә (ул быел ике көнгә бүленеп үткәрелә). 6 июльдә — математика (профиль дәрәҗә), 9 июльдә — тарих һәм физика, 13 июльдә — җәмгыять белеме һәм химия,16 июльдә — биология, чит телләр (язма өлеш), 18 һәм 20 июльдә чит телләр (телдән) имтиханнар үтәчәк.
Расписаниедә шулай ук барлык фәннәр буенча да резерв көннәре каралачак, дип ачыклык кертә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
Билгеле булуынча, математиканың база дәрәҗәсе буенча БДИ быел үткәрелмәячәк. Агымдагы елда имтиханнарны вузларга укырга керергә җыенучы чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырачак.