“Бердәм Русия” партиясе башлангыч биргән “Өйдә укырга ярдәм ит” программасы кысаларында 11нче сыйныф укучылары дистанцион уку өчен электрон җайланмалар алды. Партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен республиканың барлык муниципалитетларына 500 планшет тапшырылды. Урыннарда, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыра һәм югары уку йортларына һәм колледжларга керә алсын өчен, унберенче сыйныф укучыларына гаджетлар тапшыру дәвам итә.
— Бу катлаулы эпидемиологик чорда дистанцион укуга күчү имтихан тапшыручы балалар өчен аеруча мөһим. Унберенче сыйныф укучыларына төрле программаларга керү, шулай ук чыгарылыш имтиханнарына әзерләнү мөмкинлеге бар. Башкортстан Башлыгы ярдәме белән республикада әлеге проект тормышка ашырыла, 500 планшет сатып алынды, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Техника тапшыру дистанцион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен оештырыла. Алар республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы буенча Русиянең юристлар ассоциациясе биргән акчага сатып алынган. Элегрәк 200ләп гаилә техника алган иде инде. Яңа, куллануда булган гаджетларны төрле дәрәҗәдәге депутатлар, оешмалар, эшкуарлар һәм битараф булмаган кешеләр китерә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләре укучыларны кирәкле техника белән үзләре тәэмин иткән.