+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 Май 2020, 08:00

Имтиханнар битлекләрдә узачак

Республикада БДИны 19 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак.

Республикада БДИны 19 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, БДИга әзерлек буенча онлайн-кампания дәвам итә.

Шимбә көннәрендә дәресләр июнь аенда да дәвам итәчәк. Моннан тыш, хәзер консультацияләр атнага ике тапкыр дәүләт йомгаклау аттестациясенең барлык фәннәре буенча узачак.

Айбулат Хаҗин фикеренчә, бу - узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларының хаталары өстендә эшләү, катлаулы биремнәрне тикшерү өчен яхшы мөмкинлек.

Быел БДИны барлыгы 19 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак.
Министр әйтүенчә, төбәктә дезинфекция чаралары, шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясе үткән көннәрдә кулланылырга тиешле шәхси саклану чаралары бәясе исәпләнгән инде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтихан көнендә берничә битлек биреләчәк. Барлык биналарны дезинфекцияләү, бинага кергәндә термометрия үткәрү оештырылачак. Укучылар төркемнәре аерым график буенча аудиториягә керәчәкләр.

Министр сүзләренә караганда, төбәктә чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханга китерәчәк мәктәп автобусларын дезинфекцияләячәкләр. Автобуслар алдан да, аннан соң да эшкәртеләчәк.

Башкортстанда быел барлыгы 110 БДИ тапшыру пункты оештырыла. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, имтихан тапшыру вакытында сыйныфта укучылар тугыз кешедән дә артмаска тиеш.

Фото: ridus.ru
Читайте нас