+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 Май 2020, 08:30

Студентларны мәктәпләргә җәлеп итәргә кирәк

Владимир Путин студентларга мәгариф оешмаларында эшләргә рөхсәт бирүче закон кабул итәргә кушты.

Владимир Путин студентларга мәгариф оешмаларында эшләргә рөхсәт бирүче закон кабул итәргә кушты.

Русия Президенты Владимир Путин июньдә вуз студентларына җәй көне үк балалар ялын оештыруда катнаша алсын өчен мәктәпләрдә эшләргә рөхсәт бирүче закон кабул итәргә кушты. Бу хакта ул мәгариф мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә белдерде.

Президент әйтүенчә, мәктәп укучылары белән эшләүгә педагогик һәм башка университетларның өлкән курсларында укучы студентларны җәлеп итәргә кирәк. Өстәвенә, бу вакытлыча эш белән тәэмин итүгә дә, даими эшкә дә кагыла, дип өстәде Путин.

Ул билгеләп үткәнчә, балаларның җәйге ялын оештыруда катнашу студентлар өчен беренче адым була алыр иде. Мондый практика бар инде, әмма аны киңәйтергә кирәк, дип ассызыклады Президент.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас