+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 Май 2020, 08:10

Яңа уку елын мәктәпләрдә каршыларбызмы?

1 сентябрьдән укыту процессы ничек оештырылачагы турында хәбәр иттеләр.

1 сентябрьдән укыту процессы ничек оештырылачагы турында хәбәр иттеләр.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгында республика мәктәпләрендә 1 сентябрьдән укыту процессы ничек оештырылачагы турында хәбәр иттеләр.

"Мәгариф системасы белем бирү процессын оештыруның традицион формасына әйләнеп кайтачак. Педагог укучылары белән девайслар, гаджетлар һәм башка телекоммуникация чаралары кулланмыйча турыдан-туры элемтәдә булырга тиеш.

Безгә шәхес тәрбияләү мөһим, турыдан-туры элемтәдән башка бу мөмкин түгел. Без 1 сентябрьдә барлык балалар да туган мәктәпләренә барыр һәм парта артына утырыр дип өметләнәбез”, — дип ассызыклады республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Фото: ashkadarskie-zori.rbsmi.ru
Читайте нас