+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 Май 2020, 09:15

Яхшы белем алу өчен барлык шартлар да бар!

Кыйгы районының Ләүзә авылында яңа мәктәп ачылды.

Кыйгы районының Ләүзә авылында яңа мәктәп ачылды.

Кыйгы районының Ләүзә авылында яңа мәктәп ачылды. Ике катлы бинада бер түбәсе астында хәзер 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 40 урынлык балалар бакчасы урнашкан. Объектны төзүгә 160 миллион сумнан артык акча киткән.
Мәктәп заманча таләпләргә җавап бирә, барлык җиһазлары булган компьютер классы, лаборатория, лингафон кабинеты, душ бүлмәләре булган спорт залы, башлангыч сыйныфларда интерактив такталар бар.
Сыйныфларның берсендә Ләүзә авылыннан чыккан Советлар Союзы Герое Дмитрий Сергеевич Ракшинга, мәктәп аның исемен йөртәчәк, һәм Дагыстан Республикасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Дмитрий Силкога багышланган “Геройлар парталары” урнаштырылган. Укуда югары күрсәткечләргә ирешкән укучылар гына бу парталар артында утыру хокукына лаек булачак.
“Мәктәп, чыннан да, яхшы килеп чыкты һәм укучыларга ошар дип уйлыйм, анда безнең район горурланырлык кешеләр тәрбияләнәчәк һәм белем алачак”, — дип билгеләп үтте үз чыгышында район хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко.

Фото: .bashinform.ru
Читайте нас