+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 Май 2020, 15:05

Сыйныф җитәкчеләре өстәмә акча алачак

Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Башкортстанда яңа уку елыннан укытучылар сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә акча алачак. Бу хакта бүген Башкортстан Хөкүмәте президиумы утырышында төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.


"2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчелеге алып баручы укытучылар, быелгы өстәмә түләүләргә өстәп, федераль бюджеттан өстәмә бишәр мең сум акча алачак, — диде ведомство башлыгы. — Республика буенча уртача өстәмә 7,780 сум тәшкил итәчәк".

Министр сүзләренә караганда, әгәр педагог ике сыйныфта сыйныф җитәкчесе булса, сумма икеләтә арттырылачак, әмма югарырак була алмый.
Башлангыч исәпләүләр буенча, бу түләүләрне дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының 25 418 сыйныф җитәкчесе алачак.

Фото: pressaufa.ru
Читайте нас