Абитуриентларга ВУЗга документлар бирү өчен электрон култамга кирәк булачак.
Югары уку йортларына керү өчен документларны электрон рәвештә тапшырганда, абитуриентларга электрон култамга сертификатын алырга кирәк булачак. Бух акта Русия Федераль кадастр палатасының матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Мондый сертификатны Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы аккредитацияләгән үзәктә 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр граждан алала. Электрон култамга алу өчен паспортның оригиналы, ИНН һәм СНИЛС кирәк.
Электрон култамганы куллану коронавирус таралган чорда аеруча актуаль дип билгеләнә. Моннан тыш, югары уку йорты сайлаганда аның ярдәмендә мөмкинлекләр киңәйтелә һәм кабул итү комиссияләре белән коммуникацияләр гадиләштерелә.