Анда һәр теләгән мәктәп укучысы катнаша ала.
Башкортстан башкаласында “Уфа уйный 2020” танып-белү һәм маҗаралы офлайн-уен үткәрелә. Тулырак мәгълүматны Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова бирде.
Быел дистанцион белем алу сәбәпле, укучылар озак вакыт компьютер алдында утырырга мәҗбүр булды. Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше аркасында аларның тормышка ашырылмаган күп энергиясе тупланган. Шул уңайдан, актив эшчәнлек һәм балаларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан, “Уфа - яраткан шәһәрем” программасы кысаларында “Уфа уйный 2020” офлайн-уены оештырыла.
Алинә Сөләйманова сүзләренә караганда, уен 8 июньдә башлана һәм өч этаптан торачак:
1нче этап — 8-11 июньдә;
2нче этап —16 июньнән 19 июньгә кадәр;
3нче этап —23 июньнән 26 июньгә кадәр.
Уенны үткәрү вакыты — көн саен 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.
Саф һавада танып-белү-маҗаралы уенда 5-7нче сыйныф (11-13 яшь, 2 100 кеше) һәм 9-10нчы сыйныф укучылары (100дән артык кеше) катнашачак. Һәр этапта 700әр укучы катнаша.
Уенда катнашу өчен Уфа хакимиятенең рәсми сайтында анкета тутырырга кирәк, теркәү 4 июньдә ачылачак. Уен мәйданчыгы булып бөтен шәһәр торачак, ул шартлы рәвештә спорт зоналарына бүленәчәк. Аларда уеннар үткәрү урыннарында (квадратларда) яшәүче балалар гына катнашачак. Instagramда аккаунт булу мәҗбүри шарт булып тора, аңа керү ачык булырга тиеш. Катнашучы уен көнендә сәгать уннан Уфа хакимияте сайтына керә һәм шәхси кабинетта бирем ала.
Көн дәвамында һәр катнашучы алты биремнән торган маршрут уза, аларның һәркайсы Уфа шәһәре һәм Башкортстан Республикасы турында тарихи, мәдәни, фәнни һәм башка фактлар белән бәйле ребуслар, башваткычлар, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган биремнәрне үтәү, хәзинә эзләү белән бәйле.
Биремнәр уенда катнашучыларның яшен һәм аларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып уйланылган. Шулай ук катнашучылар биремнәрне башкарганнан соң ачкыч-код алачак, алар аны Instagramдагы үз аккаунтларында #уфаиграет20 #өфөуйнай2020 хэштэгы астында урнаштырырга тиеш булачак.
Барлык биремнәрне үтәгән, максималь балл җыйган һәм хәзинәне тапкан катнашучылар уен финалына чыга.
Алинә Сөләйманова сүзләренә караганда, чараны үткәрү өчен схемалар һәм карта эшләнгән, алар буенча ата-аналар локацияне күрәчәк һәм балалар өчен уенның максималь куркынычсыз булачагын беләчәк. Ата-аналар (законлы вәкилләр) баланы уен вакытында озатып бара алалар.
“Шәһәр хакимияте катнашучылар өчен шәхси саклану чаралары — уен символикасы төшерелгән битлекләр һәм хэштеглы беләзекләр, кыйммәтле бүләкләр әзерләгән. Уенда катнашу теләге булган һәркем шәһәр сайтында теркәлә ала. Уенның төп шарты — катнашучыларның профилактика чараларын үтәү, битлекләрне һәм перчаткаларны, баш киеме кию, уен вакытында хәрәкәт иткәндә социаль дистанцияне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, модератор-волонтер тарафыннан уен ноктасында биремнәрне үтәгәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү”, – дип билгеләде хакимияте башлыгы урынбасары.
Уен контактсыз бәйләнешне күздә тота: волонтерлар уенчыларга 1,5 метрга якын килми, әңгәмә алып бара. Бөтен уенда 300дән артык волонтер катнашачак. Алар — өстәмә белем бирү педагоглары һәм өстәмә белем бирү, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт учреждениеләре иҗтимагый берләшмәләре волонтерлары. Алинә Сөләйманова ассызыклап үткәнчә, уен турында барлык мәгълүмат шәһәр хакимиятенең рәсми сайтында, муниципалитетның социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.
Һәр дүшәмбе 14.00 сәгатьтә район этапларында җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле призлар белән онлайн режимда бүләкләнәчәк. Алар автомат рәвештә шәһәр этабына чыга. 1 июльдә 14.00 сәгатьтә шәһәр уенының абсолют җиңүчеләрен бүләкләү планлаштырыла. Балаларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Моннан тыш, көн саен уеннарда катнашучылар саны мониторингы үткәреләчәк.
Фото: bashinform.ru