+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 июнь 2020, 12:10

Уфа укучылары нигә БДИдан баш тарткан?

Оператив киңәшмәдә моның төп сәбәпләрен җиткерделәр.

Оператив киңәшмәдә моның төп сәбәпләрен җиткерделәр.

Уфада чыгарылыш сыйныф укучыларының биш проценты диярлек БДИ тапшырудан баш тарткан. Бу хакта бүген, 2 июньдә, мэриядә узган оператив киңәшмәдә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Елена Хаффазова хәбәр итте.

"11нче сыйныфны тәмамлаучы 5 205 укучының 4 946сы БДИ тапшырачак. Алар барысы да дәүләт аттестациясе буенча теркәү базасында. Әмма 259 кеше — бу 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның гомум санының биш проценты диярлек — БДИ тапшырудан баш тарткан. Төп сәбәпләр — урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга керү һәм чит ил уку йортларына укырга керү өчен чит илгә китү”, — диде ул.

9нчы сыйныфларга килгәндә, биредә 10 320 укучы укуны тәмамлаган, аларның 5 221е 10нчы сыйныфларда укуын дәвам итәчәк, 5 099ы урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга керергә планлаштыра. Ягъни 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 51 проценты мәктәпләрдә калачак.

Башкортстанда 18 265 чыгарылыш укучысының 17 156сы БДИ тапшырырга ниятли, ә 1 109 кеше әлегә билгеле түгел.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас