27 июньдә гадәти чыгарылыш кичәләре бары тик бу вакытка коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыккан төбәкләрдә генә узачак. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәктәпне тәмамлауны чыгарылыш сыйныф укучылары гадәти форматта, барлык саклык чараларын үтәп, БДИ тәмамланганнан соң гына билгели алачак.
"27 июньдә чыгарылыш кичәләре коронавирус таралуга бәйле чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыккан төбәкләрдә генә булырга мөмкин”, — дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Шулай ук барлык саклык чараларын үтәгәндә “гадәти чыгарылыш кичәләрен имтиханнар кампаниясе тәмамланганнан соң да үткәрү мөмкин булачак”, — дип билгеләп үтелә.
Әлеге тәкъдимнәр илнең барлык төбәкләренә дә җибәреләчәк. Быел 700 меңгә якын укучы 11нче сыйныфны тәмамлый.