Республика Башлыгы мәктәпләрдә, балалар бакчаларында 1 сентябрьдән тулысынча үзебездә җитештерелгән ит ризыклары кулланылачагын белдерде.
Башкортстан ел ярым эчендә мәктәпләрнең 77 процентын үзебездә җитештерелгән сыер ите белән тәэмин итә алды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, агымдагы елның 1 сентябренә калган 23 проценты буенча мәсьәлә хәл ителәчәк.
“1 сентябрьдә балалар яңадан мәктәпкә барачак һәм калган 23 процентны без хәл итәчәкбез. Республика мәктәпләрне генә түгел, балалар бакчаларын да, киләчәктә дәваханәләрне дә (мин бу темага җитеп киләм!) сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итәргә тиеш”, — дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Республика Башлыгы белдерүенчә, әле 2018 елның көзендә сыер ите җитештерү буенча беренче урында торган республика укучыларны үзебездә җитештерелгән ит белән 6 процентка гына тәэмин итә алган. Элек республика мәктәпләрендә итне Уругвайдан, Парагвайдан, Һиндстаннан һәм Аргентинадан китерелгән ит кулланылган.