+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 июнь 2020, 08:40

“Әни, Путинга шалтырат!”

Бәлки, күргәнсездер дә, социаль челтәрләрдә бер видеоязма таралды. 8-9 яшьләр тирәсендәге кыз: “Әни, Путинга шалтырат!” — дип үксеп елый. Вакыйганың чын булуы шик тудырмый: баланың ике күзеннән мөлдерәмә яшь түгелә...

Дистанцион уку-укыту ата-аналар өчен дә зур сынау булды.
Бәлки, күргәнсездер дә, социаль челтәрләрдә бер видеоязма таралды. 8-9 яшьләр тирәсендәге кыз: “Әни, Путинга шалтырат!” — дип үксеп елый.
Вакыйганың чын булуы шик тудырмый: баланың ике күзеннән мөлдерәмә яшь түгелә. “Нәрсә дип әйтим соң?!” — ди әнкәсе. “Әйт Путинга, мәктәпләрне ачсын! Син миңа дәресне аңлата алмыйсың... Минем мәктәптә укыйсым килә...” — ди кыз.
Еларсың да шул... Үзенчәлекле булды бу дүртенче чирек. Каһәрле коронавирус аркасында килеп чыккан дистанцион уку балалар, укытучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә сынауга әверелде. Мин исә ил тарихында беренче тапкыр кертелгән укытуны соңгылар күзлегеннән бәяләп карамакчымын.

Беренче чиратта, түземлекне, рухи ныклыкны сынады ул. Дөресен әйтик, “Скайп”, “Zoom” платформасында барган онлайн-дәресләргә барысы да җиңел генә күнегеп китә алмады. Бигрәк тә башлангыч вакытында. Моңа әзерлек эшләре алдан ук башланган булса да, укытуның беренче көнендә үк укучылар да, укытучылар да техник каршылыклар алдында калды. Интернет челтәрләре бу кадәр йөкләнешне күтәрә алмады. Укытучылар килеп туган хәлдән чыгуның төрле юлларын эзләргә кереште. Биремнәрне кемдер ватсаппка җибәрде, икенчесе — Учи.ру, өченчесе “Якласс” порталларында эшләтте. Ә телефоннары бу чиректә укучылардан килгән “өй эшләре”ннән шартлар чиккә җиткәндер, мөгаен. Сыйныфтагы, ким дигәндә, 25-30 баланың язмасын телефон экраннарыннан күз чекерәйтеп тикшерергә дә кирәк бит әле!
Ата-аналарга килгәндә, бигрәк тә балалары өйдә укыганда эштә булган­нарның “чәче агарды”. Баласы — онлайн-дәрескә кушыла, анасы эштән китә алмый. Мәктәп чаты ике арада өзгәләнгән әниләрнең ярсулы язмаларына “күмелде”.
Аннары күпбалалы һәм укытучылар гаиләләре өчен дә берьюлы берничә кешегә онлайн уку шартлары оештыру шактый авырлыклар тудырды. Бу урында шунысын да әйтик: өйдә стационар компьютеры булганнарга күпкә җиңелрәк булды. Ә инде смартфон, гаджетлар аша белем алучылар файлларны, Word программасында җибәрелгән эшләрне ача алмый иза чикте.
Дистанцион укыту өйдән эшләүгә күчкәннәргә яисә декрет ялындагыларга да җиңел генә бирелде дип булмый. Баланы “мәктәбең укытсын әнә” дип ишектән озатып калу — бер хәл. Ә монда... Бер башта — аш, икенчесендә — эш кайный, итәктән кечесе тарта. Ә компьютер артында утырганы урыс теленнән онлайн-диктант яза, я булмаса, математикадан билгеле бер вакытка үзаллы эш эшли. Ни йөрәгең белән янында басып тормыйсың да ярдәм итмисең?! Ходаем, Интернет бетә, хата китә күрмәсен! Баланы башкалар алдында ким-хур итеп булмый бит инде. Әнә шул өйдәге “суфлерлар” аркасында мәктәптә икелегә-өчлегә чак “тартканнар” да бу чиректә “бишле” капчыгына әйләнде. Әлбәттә, укытучылар моны белеп торды. Тик һәр баланы ничек кенә тикшереп бетерәсең? Әти-әниләре эштә булган мәктәп укучылары исә ничек бар, шулай укыды, билгене дә үзе эшләгән өчен алды.
Дистанцион белем алуның үзен­чәлекле ягы шунда: бу очракта укучыга күп нәрсәне үзаллы үзләштерергә туры килә. Әлбәттә, хәзерге заман шартларында бик кирәкле сыйфат бу. Ләкин 1нче сыйныф укучысының үзаллы укуын күз алдына китерәсезме? Әле яңа гына хәреф танырга, язарга өйрәнеп килүче бала үзаллы нәрсә генә эшли алыр икән соң?! Укы­тучының авызына карап тыңларга өйрәнгән 5нче сыйныфтагысы да экран аша сөйләгәннәрне аңламый кала әле аның. Бу очракта инде теманы төшендерү әлеге дә-баягы ата-ана җилкәсенә төшә. Әлбәттә, башлангыч сыйныфларда, бәлки, ярдәм дә итәрсең, ләкин югарырак сыйныфка күчә барган, программа катлауланган саен теш үтмәве көн кебек ачык.
Аңлату дигәч тә, анысы да ансат нәрсә түгел, укытучылык сәләте һәркемгә дә бирелми. Ата-аналар тарафыннан укытучыларны бернәрсә эшләми генә “бисплатно” акча алып ятуда гаепләүләр, “аларга дигән хезмәт хакын безгә түләгез” дип сукранулар кай­берәүләрнең яңа хәл-шартларда стресс кичерүеннән килеп чыкты да инде.
Өйдә укыганда иң мөһиме — техник яктан яхшы коралланган булу. Баланың чалбар-туфлие тузмый, мәктәптәге кирәк-кирәкмәгән чараларга чабасы, кизү торасы юк. Өйгә эшне вакытында әзерли һәм тапшыра барса, бихисап буш вакыты кала. Ә ныклабрак уйласаң, ыштан тузмаудамы соң бәхет? 8 атнага сузылган өйдә уку вакытында шунысы көн кебек ачык булды: мәктәп, беренче чиратта, дисциплинага, җыйнаклыкка, вакытны дөрес бүләргә өйрәтә. Төпле, ныклы белемне дә бала нәкъ мәктәптә ала. Укытучының бала күзенә карап дәрес бирүен бернинди “Скайп”та, “Зум” да алыштыра алмый.
Тәртип, дигәннән, шушы көн­нәрдә күрше хатын зарлана.
— Өйгә кайтып керсәм, малай компьютер алдына утырган, зур кисәк пицца белән рәхәтләнеп чәй чөмереп утыра. Экранда укытучысы дәрес аңлата. “Нишләвең бу?! Утыр тизрәк нормально итеп, тыңла дәресеңне!” — димен. “Әй, барыбер күрми ул мине, видеоны сүндереп куйдым”, — ди... Контроль булмагач, бөтенләй укымый. Берүк кенә сентябрьдән мәктәпләр ачылсын иде! — ди бичара.
Һәр тәҗрибә — ул яңалык, ә аның уңай һәм кире яклары була. Дистанцион укытуның да үзенә күрә уңай яклары бар. Ни генә әйтсәк тә, эпидемия шартларында ул укыту процессын дәвам итәргә, балаларыбызга исән-сау гына уку елын тәмамларга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта уйланырга, нәтиҗәләр ясарга да. Баланың парта артына утырып дәрес тыңлавы, сыйныфташлары, дуслары белән аралашуы, “бишле”­ләрне үзе тырышып алуы, тү­гәрәкләргә йөрүе, уңышлары белән сөендерүе — менә кайда икән ул бәхет! Күпләр, үз башларына төшкәч, укытучы хезмәтенең никадәр катлаулы, авыр булуын таныды.
Яшәсен мәктәп! Берүк сентябр­ьдән ачыла күрсен! Бу сүзләрне әйтер өчен соңгы чирекне дистанцион укып карау да җитте...

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Фото:google.com
Читайте нас