+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 июнь 2020, 12:50

Балалар ныклы белем алырга тиеш

Бакалы мәктәбенда укучылар өчен барлык шартлар тудырылган.

Бакалы мәктәбенда укучылар өчен барлык шартлар тудырылган.
Узган елда Бакалыда иң борынгы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең яңа корпусын кулланышка тапшырдылар. 825 урынлы мәктәпне заманча стандартлар буенча проектлаштырдылар, шул исәптән 350 урынлы актлар залы, көндезге аш - 250 урынга, 290 квадрат метр мәйданлы спорт һәм гимнастика заллары бар. Объектның гомум мәйданы 17 мең квадрат метрдан артып китә.
Мәктәп төзелеше 2015 елда башланган, ләкин тиздән эш графигы өзелү аркасында туктатылган. Бәхәсле моментларны җайга салганнан һәм подрядчы алышынганнан соң төзелеш эшләре яңадан тергезелә. Мәгариф учреждениесен республиканың 100 еллыгына юбилей объектлары исемлегенә керттеләр.
Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алмазия Решетникова бүгенге көндә мәктәп укучыларының республика олимпиадаларында актив катнашуы турында сөйләде. Мәгариф проектлары кысаларында алар белән төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары шөгыльләнә.
894 бала өчен уку елын гадәттәгечә 1 сентябрьдә башларга планлаштыралар. Уңайлы эпидемиологик вәзгыять очрагында 1 июльдән үк мәктәп базасында көндезге лагерь эшли башлаячак.
Башкортстан Башлыгы уку сыйныфларын карады, ашханәдә, спорт һәм актлар залында булды, төзелеш эшләренең сыйфатына һәм җиһазландыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде.
- Объект муниципалитет өчен катлаулы булды. Мәктәпне шактый озак салдылар. Әмма, нәтиҗәдә, без яхшы белем бирү учреждениесе төзедек, районда иң көчлеләрнең берсе - матди база өлешендә дә, уку процессын яхшы оештыруда да, - диде Радий Хәбиров.
Фото:glava.rb
Читайте нас