+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 Июня 2020, 09:15

Башкортстаннан ике команда финалга чыкты

"Русия мәктәп укучылары хәрәкәте — үзидарә территориясе" Бөтенрусия проектының федераль этабына йомгак ясалды.

"Русия мәктәп укучылары хәрәкәте — үзидарә территориясе" Бөтенрусия проектының федераль этабына йомгак ясалды.

Төбәк этабы нәтиҗәсендә сайлап алынган 510 проекттан федераль округ экспертлары 96 мәктәп башлангычын сайлады. Бу командалар профильле сменада катнашачак һәм финалда призлы урын өчен көрәшәчәк.

Русия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары ике номинациядә катнашу: “Кыю старт бирәбез!” — концепция дәрәҗәсендә булган проектлар, һәм “ Безнең гамәлләр вакыты!” — проектны гамәлгә ашыруга керешкән командалар өчен заявка тапшырган иде.

Башкортстаннан финалга Туймазы шәһәре 7нче мәктәбенең “Рожденный помогать” проекты һәм Ишембай шәһәре 12нче лицееның “3D кызлары” “Перемены без гаджетов” проекты белән финалга чыктылар.

Туймазы командасы “Безнең гамәлләр вакыты" номинациясендә катнашты. Әлеге проектның максаты —сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларга үзара хезмәттәшлек һәм тигез хокуклы аралашу өчен социаль уңайлы тирәлек булдыру, танып-белү, физик, иҗади потенциалны үстерү һәм социаль адаптацияләү мөмкинлеге булдыру.

Ишембай кызлары командасы “Кыю старт алабыз!” номинациясендә катнашты. Бу проектның максаты —укучыларның тәнәфесләрдә мобиль җайланмалар куллануын киметү, аларны киң фикерләүне, коммуникатив күнекмәләрне, лидерлык сыйфатларын үстерүче өстәл уеннары дөньясына җәлеп итү. Проект укучыларга тәнәфесләрне дуслары белән аралашып, танышып, сәламәтлеккә зыян китермичә, гаджетлардан башка да үткәрергә мөмкин икәнлеген күрсәтәчәк. Өстәвенә, балалар бу вакытта ял итәчәк һәм дәресләрдә актив эшләячәк.

Проектта катнашу өчен барлыгы 1428 социаль инициатива бирелгән. Алар барысы да төбәк жюрилары тарафыннан каралган, тик 510 идея генә — 85 төбәктән 3әр номинация буенча - федераль этапка узган. Федераль жюри әгъзалары мәктәп укучыларының проектларын өйрәнгән һәм 96 команда — 8 федераль округтан һәр номинациядә алтышар проект сайлап алган.

Финалчылар 27 октябрьдә “Смена” үзәгенең профильле сменасына юлланачак. Аларны бик кызыклы программа көтә. Ә смена ахырында проектта җиңүче командалар игълан ителәчәк.

Фото: deti-nn.ru
Читайте нас