+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 июнь 2020, 08:00

Колледжларга документ тапшыру вакыты озайтылды

Бу укырга керүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнә.

Бу укырга керүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнә.

Колледжларга керү өчен документлар тапшыру вакыты 25 августка кадәр озайтылды. Бу хакта Русия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко белдерде.

Министрлык укырга керү белән бәйле бюрократияне киметәчәк, дип ассызыклый министр урынбасары. Шулай итеп, абитуриент үз документларының һәм медицина белешмәләренең күчермәләрен электрон почта, дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы аша, яки Русия почтасы ярдәмендә җибәрә ала.

“Барысы да абитуриентлар үз документларын электрон рәвештә җибәрә, ә төп нөсхәләрен 2020 ел ахырына кадәр китерә алсын өчен эшләнгән. Документларны кабул итү вакыты — август ахырына, ә буш урыннар калган булса, ел ахырына кадәр озайтылды”, — дип белдерде Дмитрий Глушко.

Фото: livekuban.ru
Читайте нас