+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 Июня 2020, 08:57

Ректорга соравың бармы?

Югары уку йортларына һәм колледжларга кабул итү кампаниясе буенча брифинг уздырыла.

Югары уку йортларына һәм колледжларга кабул итү кампаниясе буенча брифинг уздырыла.

10 июньдә “Башкортстан спутник телевидениесе”, “Башкортстан 24” телеканалларының туры эфирында, шулай ук социаль челтәрләрдә Мәгариф һәм фән министрлыгы Югары уку йортлары Ректорлар советы белән берлектә республика колледжларына һәм вузларына 2020-21 уку елының кабул итү кампаниясенә багышланган брифинг уздырачак.

Һәр теләүченең ректорларга сораулар бирү мөмкинлеге бар. Түбәндәге сылтама буенча керегез https://vk.com/wall-27097047_185213 һәм үз фикерләрегезне калдырыгыз. Чара 19.00 сәгатьтә башлана.

10 июньнән республикада “Proоколледж”онлайн-марафоны узачак. Трансляция “Башкортстан Республикасы - алдынгы һөнәри әзерлек үзәге" уoutub-каналында яисә https://youtu.be/iWZ79aCvnno сылтамасы буенча оештырыла. Әлеге марафонда 50 колледж катнаша.

Фото: nao24.ru
Читайте нас