Яңавылда коррекцион мәктәп-интернатның яңа бинасын ачарга әзерләнәләр.
Объект 2018 елның көзендә Республика адреслы инвестицион программасы кысаларында төзелә башлады. Бүгенге көндә биредә барлык төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән.
Бер бинага 190 укучыга мәктәп, 170 балага белем бирү һәм үстерү өчен кирәкле ярдәмче бүлмәләре булган интернат берләштерелгән. Интернат-мәктәпнең иске корпуслары сүтелгән.
Учреждение барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган - спорт залы, остаханәләр, зур актлар залы, сыйныф бүлмәләре бар. Учреждение территориясендә йөгерү юлы, теннис, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, йомшак өслекле футбол кыры каралган.
Мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 174 бала укый. Аларның 40ы - ятим, 116сы инвалид. Интернатта барлыгы 128 бала яши.
“Безнең мәктәптә бик яхшы мохит булдырылды, ул мөмкинлекләре чикле һәр балага үзен уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә, - ди учреждение директоры Нуридә Хафизова. - Уңыш мотивациясе, тәрбияләнүченең ихтыяҗларына һәм мөмкинлекләренә бәйле рәвештә шәхси якын килү - болар барысы да безнең мәктәпне кирәкле итә. Балалар бик теләп дәресләргә йөри, ә ата-аналар мәктәп белгечләреннән квалификацияле ярдәм ала. Хәзер яңа һәм заманча бинабыз булды, ул - безнең тәрбияләнүчеләр һәм педагогик состав өчен зур бүләк".
Фото: bashinform.ru