Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
Русия мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысы да 15 июньдә аттестатлар алачак. Быел аттестат тапшыру 9нчы сыйныф укучылары өчен - Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә һәм 11нче сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә бирү турында карар кабул ителде. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
Документка ярашлы:
— Быел Дәүләт йомгаклау аттестациясе укучыларның агымдагы билгеләре нәтиҗәләре буенча үткәрелә, һәм бу 9нчы һәм 11нче сыйныфларда аттестатлар бирү өчен нигез булып тора;
— БДИны вузларга укырга керүчеләр генә тапшыра;
— 29 һәм 30 июньдә Мәгариф министрлыгы “Рособрнадзор” белән берлектә укучылар катнашлыгыннан башка гына “сынау имтиханы” үткәрергә планлаштыра.
Билгеле булуынча, 11нче сыйныфны “бишле”гә тәмамлаучыларга урта гомуми белем турындагы аттестат белән бер үк вакытта “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале тапшырылачак.