+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 июнь 2020, 10:20

Телләр өйрәнүгә игътибар арта

Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә грантлар бирүгә конкурс җиңүчеләре билгеләнде.

Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә грантлар бирүгә конкурс җиңүчеләре билгеләнде.

Башкортстан Республикасы Гражданнар җәмгыятенә булышлык фонды конкурс комиссиясе Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә грантлар бирүгә конкурс җиңүчеләрен билгеләде.
Яшьләр арасында башкорт телен һәм мәдәниятен популярлаштыру максатында Стәрлетамак шәһәрендә мәгарифкә ярдәм итү һәм үстерү фондының “100LB – 100-кратная любовь к Башкирии” проекты кысаларында “вируслы” видеороликлар (җырлар һәм клиплар) оештырылачак.
"Под крылом России" иҗтимагый оешмасы Мәскәүдә Башкорт этно-мәдәни клубы оештыра. Ул башкорт телен өйрәнү аша кече ватан белән тарихи элемтәне сакларга, мәдәният фестивальләрендә катнашырга һәм башкорт телендә әдәбиятны бергәләп укырга мөмкинлек бирәчәк.
“Башкортстан Урыслар соборы” грант кысаларында фольклор һәм диалектларның сакланышын, урыс телен төрле социаль төркемнәрдә белү сыйфатын бәяләү белән бәйле берничә фәнни-гамәли конференция, мәдәни чаралар оештыра.
“Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча укыту урыс телендә алып барылган гомуми белем бирү оешмаларында татар теле дәресләрен методик яктан тәэмин итүне оештыра һәм республикада татар телен өйрәнү буенча уку әсбапларын төзүдә бердәм алым эшли.
"Башкортстан китапханәләре ассоциациясе” башкорт һәм урыс телләрендә “Кәрим Хәкимовның тере китабы" дип аталган мавыктыргыч комикс булдырачак. Анда дипломат тормышындагы очраклар турында сөйләнәчәк.
Уфа балалар иҗаты йорты әкиятләр иҗат итүче яшь язучыларны һәм шагыйрьләрне берләштерәчәк. Проект нәтиҗәләре буенча клуб әгъзаларының әсәрләре җыентыгын чыгару планлаштырыла.
Башкорт опера һәм балет театрының “Заманча башкорт операсы лабораториясе” проекты кысаларында профессиональ музыка һәм әдәбият өлкәсендә яңа талантлы исемнәр ачыкланачак.
Ишембай районында “Аподит туризм” “Этно Шихан авылы” уникаль мәйданчыгы ачачак. Парк-музей барлык теләүчеләр өчен дә ачык булачак, ул Башкортстанда милләтара тынычлык һәм татулык чагылышы булып торачак.
Уфадан - 23 проект, Стәрлетамактан - 2 проект һәм республиканың 7 муниципалитетыннан 1 проект тәкъдим ителгән. Телләргә ярдәм итүгә грантлар конкурсында, Башкортстаннан тыш, Русиянең башка төбәкләре — Пермь крае, Чиләбе, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре дә бар.
Грантның иң зурын — 2 996 446,50 сум күләмендәге суммасын “Яңарыш” башкорт халкына ярдәм фондының “Башкорт теле елы 2020” проекты алды. Проект кысаларында республика муниципаль районнары буенча "Башкорт теле елы" фестиваль-марафоннары планлаштырылган.
Читайте нас