+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 июнь 2020, 11:45

Республикада һөнәр осталары артачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров " Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) берләшмәсе генеральный директоры Роберт Уразов белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров " Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) берләшмәсе генеральный директоры Роберт Уразов белән очрашты.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров "Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) берләшмәсе генеральный директоры Роберт Уразов белән очрашты. Сүз Башкортстанда Ворлдскиллс Русия стандартлары буенча алда торган чемпионатлар кысаларында зур чаралар үткәрү мөмкинлеге турында барды.
— Башкортстанда тармаклы урта махсус уку йортлары челтәре уңышлы эшли. Без теләсә кайсы дәрәҗәдәге Ворлдскиллс линиясе буенча чараларны кабул итәргә һәм үткәрергә әзер, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Бездә яхшы конгресс мәйданчыклары бар. Планда — зур чаралар уздыру өчен урын гына түгел, ә иң беренче чиратта Ворлдскиллс үсеше белән бәйле үсеш ноктасы да булган заманча мәйданнар төзү.
Узган ел “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII Милли чемпионаты йомгаклары буенча Башкортстан 85 төбәк арасында 13нчедән 7нче урынга күтәрелеп, ун лидер арасына керде. 2019 ел нәтиҗәләре буенча республика Ворлдскиллс Русия стандартлары буенча демонстрацион имтихан форматында чыгарылыш аттестациясен оештыру буенча илдә иң яхшысы булды. Мондый уңай динамиканы, шул исәптән республика җитәкчелегенең мөнәсәбәте дә тәэмин итте, дип билгеләп үтте Роберт Уразов.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас