+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 июнь 2020, 08:25

Сибай балалар бакчасына интерактив уенчыклар кайтты

Сибайның «Курай», «Светлячок», «Солнышко» балалар бакчалары уникаль интерактив уенчыклар – планшетлар һәм смартфоннар алды. Тиздән алар бөтен төбәкнең балалар бакчаларында барлыкка киләчәк.

Сибайның «Курай», «Светлячок», «Солнышко» балалар бакчалары уникаль интерактив уенчыклар – планшетлар һәм смартфоннар алды. Тиздән алар бөтен төбәкнең балалар бакчаларында барлыкка киләчәк.
Бу хакта Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов Интернет чедтәрендә хәбәр итте:
"Сибайның «Курай», «Светлячок», «Солнышко» балалар бакчалары уникаль интерактив уенчыклар – планшетлар һәм смартфоннар алды. Тиздән алар бөтен төбәкнең балалар бакчаларында барлыкка киләчәк. Бу идея искиткеч. Барыбыз да беләбез, сабыйлар телләрне җиңел һәм тиз үзләштерә, бигрәк тә уен төрендә. Яңа гаджетлар белән алар телне теләп, грамоталы интонациядә үзләштерәчәк.
Яңа уенчыклар линиясе авторы - «Максат» яшьләр оешмасы һәм "БашТой" компаниясе. Алар дәүләт телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проект белән Башкортстан Башлыгы грантына ия булган.
Сезнең проект кечкенәдән үк башкорт телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, аның матурлыгын аңларга һәм тоярга, аны яратырга ярдәм итә. Бу бик шәп!" - дип язган ул.
Фото: "ВКонтакте" социаль челтәреннән.
Читайте нас