Чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм оештыручыларга Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына тест узарга кирәк булмый. Бу хакта туры эфирда Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Анзор Музаев әйткән.
«Роспотребнадзор һәм Рособрнадзор таләпләрендә мондый киңәш юк. Ягъни, укучыларга имтихан алдыннан анализлар бирү, үзең белән белешмәләр алып килү мәҗбүри түгел. Шуңа күрә тынычлап имтиханга әзерләнегез, үзегез белән паспорт һәм гельле кара ручка алырга онытмагыз», — диде Музаев туры эфирда чыгарылыш укучыларының сорауларына җавап биреп.
Бердәм дәүләт имтиханын оештыручыларга да коронавируска тест узарга кирәкми, диде ул. Бу хакта «Татар-информ» яза.