Быел имтихан тапшыру кагыйдәләре үзгәрде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары быел нәтиҗәләрен яхшырту өчен БДИны яңадан тапшыра алмаячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев кайнар линия вакытында хәбәр итте.
Ул ассызыклавынча, резерв көннәре бары тик җитди сәбәп яки сәламәтлек белән бәйле проблемалар аркасында төп чорда имтиханнарга килә алмаган укучылар өчен генә билгеләнгән.
Музаев аңлатуынча, элегрәк укучылар база математикасы яки урыс теле буенча мәҗбүри БДИны яңадан тапшыра алган. Бу мәҗбүри фәннең берсе уңай тапшырылып, икенчесе уңышсыз булган очракта, баллар җыю һәм аттестат алу өчен эшләнгән. Әмма быел барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар йомгаклау бәяләре нигезендә бирелде һәм “аттестат алу өчен имтихан тапшырырга кирәк түгел".