Коронавирус ситуациясе буенча үткәрелгән брифингта шушы мәсьәлә күтәрелде.
Башкортстанда булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан Сәламәтлек саклау министрлыгы адресына, эпидситуациягә карамастан, балаларга мәктәпкә укырга кергәндә медосмотр узарга кирәкме, дигән сорау килгән.
Республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бүген, 23 июньдә, коронавирус ситуациясе буенча үткәрелгән брифингта бу мәҗбүри шарт түгел, ләкин медицина тикшерүен узарга кирәк, дип җавап бирде.
“Ул планлы рәвештә, алдан язылу буенча уза. Медицина тикшерүе, беренче чиратта, укучының иминлеге максатларында, һәм, әлбәттә инде, физик йөкләнеш бирү дәрәҗәсен, хәвеф факторларын һәм баланың үсеше дөрес баруын билгеләүгә юнәлтелгән”, — дип аңлатты Максим Забелин.